+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 сентябрь 2022, 09:42

Путин Русиянең мөстәкыйль курсы үзгәрешсез калуын билгеләде

Русия үзенең мөстәкыйль курсыннан тайпылмаячак, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин 20 сентябрьдә чит илләр илчелләреннән ышаныч грамоталары алу тантанасында.

Русия үзенең мөстәкыйль курсыннан тайпылмаячак, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин 20 сентябрьдә чит илләр илчелләреннән ышаныч грамоталары алу тантанасында.

«Русиягә килгәндә, без үзаллы курсыбыздан тайпылмыйбыз. Берләшкән милләтләр оешмасы иминлек советының даими әгъзасы буларак, киләчәктә дә халыкара берләштерү көн тәртибен алга этәрергә, замана чакыруларына нәтиҗәле җаваплар эзләүгә, төбәк конфликтларын җайга салуга үз өлешебезне кертергә ниятлибез», -диде ул.

Русия лидеры әйтүенчә, Русия БМО Генераль ассамблеясенең 77нче сессиясендә мотлак шушы позициядән чыгыш ясаячак.

Тантана барышында дәүләт башлыгы дөнья эшләрендә гегемония мәңге дәвам итә алмый һәм мондый санкцияләр сәясәтеннән, барыннан да элек, ярлы дәүләтләр зыян күрә, дип билгеләде.

Яңалык һәм фото чыганагы: «Известия»

Путин Русиянең мөстәкыйль курсы үзгәрешсез калуын билгеләде
Путин Русиянең мөстәкыйль курсы үзгәрешсез калуын билгеләде
Автор:Татьяна Зайнуллина
Читайте нас: