+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 сентябрь 2022, 09:37

«Яшь һөнәрмәннәр - 2022» X Милли чемпионат финалына йомгак ясалды

Башкортстан Республикасы җыелма командасы «Мәгариф» милли проекты кысаларында оештырылган «Яшь һөнәрмәннәр - 2022» Х милли чемпионат финалында катнашты. Юбилейлы Х милли чемпионат Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә ачык һәм субъектлар мәйданчыгында дистанцион ике форматта  үтте.

Башкортстан Республикасы Х Милли чемпионатны дистанцион форматта 26 ярыш мәйданчыгында оештырды, шуларның 18е - төп яшь категориясе (16-22 яшьлекләр) һәм 8 мәйданчык - Яшүсмерләр категориясе өчен (16 яшькә кадәр).

Һәр компетенция буенча ярыш мәйданчыклары республиканың 12 һөнәри белем бирү оешмасы базасында оештырылды. Болар Уфа, Стәрлетамак, Салават, Туймазы, Бөре шәһәрләре һәм Әлшәй районы көллиятләре. Х милли чемпионатта медальләр саны буенча Башкортстан Республикасы ТОП-10га керде һәм 5нче урынны алды.

Мәгълүмат һәм фото чыганагы: БашНьюс.

«Яшь һөнәрмәннәр - 2022» X Милли чемпионат финалына йомгак ясалды
«Яшь һөнәрмәннәр - 2022» X Милли чемпионат финалына йомгак ясалды
Автор:Татьяна Зайнуллина
Читайте нас: