Мәскәүдә Федераль компетенцияләр үзәге тренерлары мәктәбенең «Куллан. Өйрәт. Камилләштер» бишенче гамәли конференциясе үтте. Анда Башкортстанның җиде предприятиесе вәкилләре белемен камилләштерде.
- «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектына кергән предприятиеләрнең сакчыл җитештерүдә үз компетенцияләрен арттыруда актив катнашуы бик мөһим. Мондый мәктәпне үткән компания вәкилләре яхшы практик белемнәре белән кайтачак, аларны эштә куллана алачак, – диде БР икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.
Яңалык чыганагы: https://economy.bashkortostan.ru/
Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/319992