+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 октябрь 2022, 09:27

Дәүләкән районы өлкән буын вәкилләре Уфаның истәлекле урыннарында булды

“Демография” гомумдәүләт проектының “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” проекты кысаларында Дәүләкән районы өлкән буын вәкилләре өчен Уфаның истәлекле урыннары буенча чираттагы экскурсия оештырылды.

Туристлар Дуслык монументына барды, шәһәр тарихы белән танышты. Шуннан соң катнашучыларның юлы тарихи үзәк урамнары, Сергей Аксаков исемендәге бакча аллеялары, Салават Юлаев исемендәге бакчадагы асылма күперләр аша үтте. Театр скверында кунаклар «Җиде кыз» фонтанын карады.

“Арт-квадрат” яңа туристик квартал буйлап йөрегәндә пенсионерлар революциягә кадәрге һәм совет чорындагы вакыйгалар, сәүдәгәр гаиләләре тарихы турында белде.

“Хәкимия” мәчете, генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәле  белән танышты.

Сәфәр республика башкаласының экзотик урыны - Уфа лимонариясе буенча экскурсия белән тәмамланды.

Яңалык чыганагы: https://davlekanovo.bashkortostan.ru/

Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/331125

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: