+17 °С
Ясно
Общие статьи
2 Июля , 11:17

Эшсөярлек - каннарында

Аларның йорты һәм ихатасы туган авылларын матурлыгы һәм пөхтәлеге белән ямьли.

Эшсөярлек  - каннарындаЭшсөярлек  - каннарында
Эшсөярлек - каннарында

Аларның йорты һәм ихатасы туган авылларын матурлыгы һәм пөхтәлеге белән ямьли, ә тормыш өлгесе гаиләдәге уңайлылык, үзара аңлашу һәм эшсөярлек, бер-берсе турында ихлас хәстәрлек белән рухландыра.
Анфиса Мирваез кызы белән Инвир Әхәт улы туганнан алып Акбулат авылында яши, шуңа күрә бер-берсен балачактан ук яхшы беләләр. Яшьләр арасындагы җылы хис - тойгылар 1994 елның ноябрендә Кашаевларның тату һәм ныклы гаиләсен булдыруга китерә.
Икесе дә эшчән, хужалыкчыл, матур яшәргә, үз көче белән гаилә бәхетен төзергә, балаларын шатлыкта, әмма үзаллы, тормышка әзер, бер-берсенә таяныч булырга, намуслы эшләргә һәм теләгенә өлгәшергә сәләтле итеп тәрбияләргә тели.
Анфиса ул вакыттагы колхоз производствосында эшче куллар таләп ителүен аңлап, бернинди эштән дә баш тартмый. Соңыннан озак еллар туган авылында почтальон була, ул чорларда авылдашлары күпләп яздырган гәзит-журналлар һәм хатлар белән тулы авыр сумкаларны ташырга туры килә.
Инвирның да кулыннан килмәгән эше юк, бик тырыш, кайда гына эшләсә лә үзенә йөкләтелгән бурычны намус белән үти. Озак еллар урындагы хужалыкның малчылык тармагында, артабан тракторчы, комбайнчы булып хезмәт сала. 2013 елдан вахта ысулы белән себер тарафларына йөри, анда төягечтә эшли. Ихаталарында көчле ир-егетләр кулы таләп ителгән зур хуҗалык тоталар, өстәвенә Инвир Әхәт улы вахта арасында фермерларга ялланып, аларга чәчү һәм уңыш җыйган вакытларда ярдәм итергә дә өлгерә.
Ирле-хатынлы Кашаевлар күркәм гаиләдә ике ул һәм бер кыз тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарган. Илмир төзүче һөнәрен сайлаган, әлеге вакытта Стәрлетамак шәһәрендә үзенең төзелеш бизнесы бар, тормыш иптәше белән ике бала тәрбиялиләр. Кызлары Гөлсинә – медицина хезмәткәре, декрет ялына киткәнче Фдоровка дәваханасендә “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә эшли. Уңган, үз эшен яхшы белгән кыз вакытында ярдәмгә килеп, грамоталы эш итеп, күп кенә кешенең гомерен саклап кала. Тормыш иптәше белән алар да Стәрлетамаҡ шәһәрендә яшәячәк.
Кече уллары Инсаф Уфа нефть институтында (әлеге вакытта УИНиТ) укыган, әмма эшләп, әти-әнисенә булышу өчен читтән торып укуга күчкән. Ул абыйсының төзелеш фирмасында эшли, әмма без Акбулатка барган көнне Инсаф өйләрендә иде, ул әнисенә ярдәм итәргә дип кайткан. Ул йортлары каршындагы сукмакка түшәлгән, безгә болай да таза күренгән плитәләрне юып йөри иде. Әмма, чынлап та, бу процедурадан соң вазондагы чәчәкләр тагы да ачылып киткәндәй булды!
Ә мондый зур хуҗалыкта Анфиса Мирваез кызына ярдәм кирәклеге күренеп тора. Ул күптән түгел генә аякларына операция ясаткан, култык таяклары белән генә йөри. Шулай булса да, яңа гына пешкән коймак исе тирә-якка таралган. Өйдә идеаль пөхтәлек, өстәлдә нәрсә генә юк: куертылган сөт тә, җиләктән эшләнгән десерт һ.б. Һәммәсен дә үзе эшләгән. Аның уңганлыгын һәркем белә. Сөт, каймакка танышлары, авылдашлары арасында һәрвакыт ихтыяҗ зур. Берничә сыер, иткә маллар асрыйлар. Ихаталарында кош-кортлары да бихисап, бакчадагы җиләк-җимеш, яшелчәләре яхшы уңыш бирә, ишле гаиләгә өзеп ашарга да, кышкылыкка тозларга, кайнатмалар эшләргә дә җитә.
Кашаевлардагы сымак татулыҡ, хәстәрлек, мәхәббәт һөкем сөргән гаиләләр - авылларыбыз бизәге, тирә-яктагылар һәм үзләре өчен чиксез шатлык.

Гөлрәйхан БАКИЕВА.

Фото тәкъдим ителде.

Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас