

Әлеге төркемдә ул волонтерлык оешмасы барлыкка килгәннән бирле хезмәт куя. Ул вакытта эшне авыл фельдшеры Люция Өлфәт кызы Мортазина оештыра. Ул аларны маскировка челтәрләре үрергә, шәмнәр ясарга өйрәтә. Ә хәзер исә волонтерлар эшен Азия Сәхиулла кызы Исәнбаева җитәкли. Ул эш өчен кирәкле материалларны алып кайтып, әзер эшләнмәләрне илтү белән дә шөгыльләнә.
Хатын -кызлар үзара тату, бар эшне бергә сөйләшеп, алгы сызыктагы егетләребезгә ниләр кирәклеген белеп эш итәләр, акчасын да, азык- төлеген дә җыялар. Зилә Мөнир кызы сүзләренчә, көзге-кышкы һәм яз көннәрендә алар атнасына бишәр тапкыр җыелганнар. Әлеге вакытта барысының да бакча эшләре булганлыктан, каникулга оныклары кайтканлыктан, сирәгрәк, әмма атнасына икедән дә кәм җыелмыйлар икән.
Зилә Мөнир кызы да - башка волонтерлар кебек үк пенсия яшендәге ханым. Тынычлык булсын өчен бар күңелен салып эшли. Җәяү барырга ерак булганлыктан, Зилә Мөнир кызы инде биш ел буена эшкә йөрткәне өчен җәмәгате Рәшит Әдһәм улы Корбангалиевка рәхмәтле.
Гөлрәйхан БАКИЕВА.
Фәнис АКЧУРИН
фотосы.