+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Дөньяда
14 октябрь 2019, 16:13

Ир мәетен цемент белән бергә гараж идәненә җәйгәннәр

Тикшерүчеләр ирнең гәүдәсен гараж идәнендә тапкан.
57 яшьлек ирнең югалуы турындагы гариза белән хокук саклау органнарына туганнары мөрәҗәгать иткән.
Кеше югалуын тикшерү барышында тикшерүчеләр мәет күмелгән урынны ачыклый. Мәетне гараж идәне астында табалар. Әйтергә кирәк җинаятьячеләр эз яшерергә маташкан.
Полиция хезмәткәрләренә гараждагы бетон идәнне ватарга туры килгән. Аның арасында ир мәете табылган да инде.
Хокук саклау органнары өч ирне тоткарлаган. Әлегә кеше үтерүнең мотивлары һәм башка нечкәлекләре ачылмый.
Бу хәл Брянск өлкәсендә булган, дип яза Кызыл таң гәзите.
Фото: www.mk.ru сайтыннан.
Читайте нас: