+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
17 октябрь 2019, 17:53

Ә якыннары аларны көтәләрдер әле...

Бүген иртәнге сәгать сигез тирәсендә Башкортстаннан вахта белән йөреп эшләүче өч ир-егет өйләренә кайтып барышлый юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган.
Авария Свердловск өлкәсендә теркәлгән. Өч ир-егет, эш вахтасын тәмамлап, якыннары янына ашкынып кайтып килгән.
Алар утырган "Рено Меган" автомобиле Талица шәһәре янында (Төмән - Екатеринбург юлында) авариягә тарыган. Иномарка руле артында утырган ир-егет йоклап киткән дип фаразлана, вахтачылар зур йөк машинасы астына килеп кергән. Һәлак булган ир-егетләрнең шәхесләре әле ачыкланмаган. Гаиләләренә, якыннарына Ходай сабырлык бирсен инде...
Юлларда сак йөрик барчабыз да, ашыкмыйк! Арыган халәттә руль артына утыру үзеңне һәм башкаларны зур хәвефкә дучар итү икәнлеген истән чыгармыйк!
Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Кызыл таңнан..
Читайте нас: