+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
28 октябрь 2019, 11:49

"Банкны талыйбыз да ут төртәбез.."

Авыргазы районында өч егет урындагы банкны таламакчы булган.
Алар, рәшәткәләрен алып, тәрәзәне ватып эчкә үткән. Ләкин банкны чистартырга вакытлары җитмәгән. Бу урында шунда ук хокук сакчылары пәйда булган.
Талаучылар акча урлаганнан соң банкка ут төртергә уйлаган. Аларның иң кечесенә 16 яшь. Ул быел гына колледжга укырга кергән булган. Әлегә ул өйдә, калган ике егет кулга алынган.
"Фото: "Баш ньюс"
Кызыл таң.
Читайте нас: