+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
28 октябрь 2019, 11:53

Картлыктан дару табылган

Картаюдан дару эзләгән галимнәр аның инде табылуын хәбәр итә.
Үткәрелгән тикшеренүләргә караганда, кешенең картаюы 40-50 яшьтә тукталачак, тик 90 яшькә җиткәч, ул барыбер үләчәк. Шул ук вакытта, баш мие 20 яшьтәге кебек эшләячәк, дип исәпли галимнәр. Дару сынаулар узгач һәм һәркем сатып ала алырлык булгач, кешелек пенсияләрдән баш тартачак, чөнки хәтта 90 яшендә дә кеше эшкә сәләтлелеген саклап калачак.
Тикшеренүләр барышында галимнәр эволюцион механизмнарны ачкан, алар бер яктан кешене яман шештән саклый, икенче яктан, безне картаерга һәм авырырга мәҗбүр итә. Бу - картаючы күзәнәкләр. Алар бүленми, димәк, шеш хасыйл итми, икенче яктан, алар туплана һәм ахыр чиктә безне көчсез итә.
50 яшькә кадәр картаючы күзәнәкләр табигый рәвештә җимерелә, әмма аннан соң бу механизм эшләми башлый. Биолог Джудит Кампизи MIT Technology Review басмасына биргән интервьюсында хәзер галимнәр бу күзәнәкләрне 50 яшьтән соң да җимерергә мөмкинлек бирүче химик кушылмалар эшли, дип белдерде. Кеше 90 яшендә 40-50 яшьлек кебек күренәчәк, аңа картларча көчсезлек янамый. Бу нәтиҗәләрнең дөреслеген белгечләрнең Русиядәге хезмәттәшләре дә раслый.
Фото: Газета.ру
Кызыл таң
Читайте нас: