+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
31 октябрь 2019, 16:31

Башын унитазга тыгып мыскыл иткәннәр...

Башын унитазга тыгып мыскыл иткәннәр...
Байкал аръягында сигез хезмәттәшенең җанын кыйган Рамил Шәмсетдинов башта бер офицерны гына үтерергә ниятләгән.
Ул аңа гел каныккан булган, бәдрәф юарга мәҗбүр иткән. Аннары, юуын ошатмыйча, калган солдатларга аны бераз “өйрәтергә” кушкан. Тегеләре аны башы белән унитазга тыккан... Бу берничә тапкыр кабатланган.
Бөтен бәланең башы шушы офицер икәнлеген аңлаган ул. Һәм үтерергә булган. Калганнары кул астына эләккән генә.
Шәмсетдинов ни майтарганын аңлый, бу хакта үкенми. Дуслары әтисенә юлга 220 мең сум акча җыйган.
Интернетта солдатны азат итү таләбе петициясенә 12 мең кеше кул куйган.
Фото: "мк в уфе".
Кызыл таң
Читайте нас: