-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
8 ноябрь 2019, 18:45

Барысы да гади маникюрдан башлана: 13 яшьлек кызның бармакларын кисә язганнар

Вологда шәһәрендә 13 яшьлек кыз матурлык салонында маникюр ясата. Шуннан соң аның бармак очларында көчле авырту барлыкка килә. Алар шешә һәм ялкынсыну башлана. Табиблар кызның өч бармагында эренле инфекция таралуын ачыклый. Үсмергә берничә тапкыр операция ясыйлар. Алда мәктәп укучысын бик күп авыр процедуралар көтә. Табиблар әлегә инфекциянең нәтиҗәләрен фаразлый алмый. Әлбәттә, салон җитәкчелеге бу мәсьәләне хокук саклау органнары катнашлыгыннан башка хәл итәргә тели. Зыян күргән гаиләгә процедураның бәясен кире кайтарырга, шулай ук дәвалануга киткән чыгымнарны компенсацияләргә тәкъдим итәләр. Шуңа карамастан, кызның әти-әнисе прокуратурага мөрәҗәгать иткән, дип яза Кызыл таң.
Фото: Социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: