+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
11 ноябрь 2019, 12:25

Путин Русия Федерациясенең ясалма интеллект тармагында лидерлыкны яулавына ышана

Русия президенты Владимир Путин Русия ясалма интеллектны булдыру һәм аның белән файдалану тармагында лидер була алуына ышана.

Русия президенты Владимир Путин Русия ясалма интеллектны булдыру һәм аның белән файдалану тармагында лидер була алуына ышана. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
Путин уңышка ирешү һәм лидерлыкны яулауөчен шушы өлкә хезмәткәрләрен әзерләү дәрәҗәсен арттырырга кирәклеген белдерде. Моннан тыш, ясалма интеллект белән хокук саклаучылар да, чиновниклар да дуслашырга тиеш.
Аның фикеренчә, күп кенә тармаклар ясалма интеллектка бәйле. Мәсәлән, бу космик, хәрби, транспорт һәм медицина тармакларына кагыла.
“Шушы тармакларны үстерү күпчелектә ясалма интеллект тармагындагы уңышларга бәйле” – дип саный Путин.
#ВладимирПутин
#ИскуственныйИнтеллект
#Россия
Яңалык чыганагы: https://www.gazeta.ru/
Фото: Алексей Дружинин (РИА «Новости»).
Читайте нас: