+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
13 ноябрь 2019, 13:01

Балалары аны ташлап качкан...

Бу хәлдән соң ана үз-үзенә кул салган...

Чиләбе өлкәсендә яшәүче хатын, балалары аңардан качкач, үз-үзенә кул салган.
Билгеле булуынча, хатынның дүрт баласы булган. Ире белән яшәмәгән ул. 20 яшьлек өлкән кызы әнисеннән читтә яшәгән. Калган балаларын хатын мәктәпкә дә йөртмәгән. Балалар әниләре белән генә урамга чыккан булган, телефоннан да хатын алдында гына сөйләшергә тиеш булганнар.
Ноябрь башында хатынның өлкән кызы, әнисенең акчасын урлап, туганнарын алып качкан. Полиция хезмәткәрләре аларны тапкан, әмма хатынга кире кайтармаганнар. Моннан соң хатын өен яндыра һәм, абзарга чыгып, үз-үзенә кул сала.
Әлеге вакытта балалар белән социаль хезмәт оешмалары хезмәткәрләре эшли. Дина Азизованың өлкән кызы туганнарын тәрбиягә ала ала, әмма ул үзе дә җәмгыятьтә үз-үзен тота белми. Аның бит кибеттән башка урынга барган җире булмаган.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Кызыл таң
Читайте нас: