Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу вакытта аязлы-болытлы булачак. Төнлә урыны белән юеш кар явачак, бозлавык булачак. Көндез явым-төшем көтелми.Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр булачак. Төнлә һава температурасы - 0 һәм 5, аязайган вакытта 11 градуска кадәр салкын була, дип ышандыра синоптиклар. Көндез 1 градус салкыннан алып 4 градуска кадәр җылы көтелә.