+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
17 ноябрь 2019, 18:39

Ике үсмернең гәүдәсе табылган

Фаҗига янә гаражлар арасында...

Төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 16 ноябрь кичендә Стәрлетамакның Лесная урамындагы гаражда 16 яшьлек ике үсмернең гәүдәсе табылган. Малайларда газ исенә агулану билгеләре ачыкланган.
“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Стәрлетамак шәһәре буенча тикшерү бүлеге ике балигъ булмаган баланың мәетен табу очрагы буенча җинаять эше кузгаткан.
Тикшерүчеләр вакыйга урынын карап чыккан. Һәлак булучыларның үлем сәбәпләрен ачыклау өчен эксперт тикшеренүләре билгеләнгән.
Әти-әниләргә балаларның нәрсәләр белән шөгыльләнүе, аларның тормышы белән кызыксынып торырга, уяу булырга кирәк.
Фото: ачык чыганаклардан.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: