+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Дөньяда
18 ноябрь 2019, 13:07

Кытай Русиянең барлык йомшак якларын санап чыкты

Кытайның Sohu басмасы Русиянең дүрт йомшак ягын санап чыкты, шул ук вакытта илне дөньяның иң көчле державалары өчлегенә керүендә шикләнмәскә чакырды.
Русиянең хәрби куәтен дип мәкалә авторлары «Коточкыч» дип атаган һәм илнең зур территориягә ия булуын билгеләп үткән. Шуңа күрә дөнья аренасында Мәскәү мәнфәгатьләренә битараф кала алмаячаклар.
Әмма шундый мактау сүзләреннн соң авторлар Россиядә булган йомшак яклар исемлегенә күчә. Иң мөһиме-демография проблемасы.
«Беренчедән, бу халык. Русиядә халык саны проблемасы һәрвакыт беренчелектә», — диелә мәкаләдә. Бөек Ватан Сугышы демографик проблема килеп чыгуның төп сәбәпләренең беренчесе булса, икенчесе — Советлар Союзы таркалу.
Россия икътисадының торышы шулай ук илнең көчсез ягы булып тора. Мәкалә авторлары аңлатып узганча, СССР икътисады авыр сәнәгатьне һәм «оборонка» ны башка тармакларга зыян китереп үсешкән , бу бүгенге көндә чагылыш таба. Икътисад проблемасын илнең географик хәле дә кискенләштерә.
Автор Русиянең тагын бер зәгыйфь ягы дип халыкара авыр хәлне атый. Мәскәү-Вашингтонның төп көндәше, шуңа күрә Кушма Штатлар басымы дәвам итәчәк.
Чыганак “МК”
Читайте нас: