+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
21 ноябрь 2019, 15:49

Билегесез кеше мохтаҗ гаиләгә коттедж бүләк иткән

Дүртөйле районынан биш балалы гаилә моңа кадәр черек йортта көн күргән.
Хәкимовлар гаиләсендә - биш бала. Әниләре балалар һәм инвалид ире белән җиде ел буе авария хәлендә булган черек агач бинада яшәгәннәр. Гаилә кереме - ул пособиеләр. Торак шартларын яхшырту мөмкинлеге булмаган.
Алар хакында шунда ук яшәүче эшкуар белеп кала һәм иркен коттедж бүләк итә.
Күпбалалы анага сертификатыны Әниләр көне алдыннан Дүртөйледәге форумда тапшырдылар, ә хәйрияче үзе билгесез булып калырга теләде.
Изгелек эшлә дә суга сал, балык күрер, диләрме әле...
Кызыл таңнан.
Читайте нас: