+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
22 ноябрь 2019, 17:21

“Теләсәң-теләмәсәң дә баланы табам”

Үз гомеремдә минем бер тапкыр шашып яратканым булды. Анысы әллә кайчан инде, студент елларында ук калды. Бераз гына очрашып йөрдек без ул егет белән. Шуннан үзеннән үзе аралар өзелде. Ул мине түгел, күбрәк мин аны яратканмындыр инде. Яратса, яныма килеп йөрүдән туктамаган булыр иде. Үзем нык яратсам да, бик сагынсам да, артыннан ялынып йөрмәдем. Горурлыгымны югалтыр дәрәҗәдә ул кадәр юләр түгел идем.
Эшкә урнашкач, икенче тапкыр гашыйк булдым. Ул ир дә мин эшләгән оешмада иде. Миңа караганда шактый олырак кеше иде. Хатыны белән аерылышкан, балалары зурлар иде инде. Мин нык ошатып йөрдем аны. Кайчак – миндә, кайчак анда яшәп-яшәп ала идек. Эштә үзебезнең араларны беркемгә дә белгертмәдек. Миңа ул вакытта утыз тулып килә иде инде. Ни дә булса уйларга кирәк иде. Балага узгач, мин сөендем, ә ул качты. Олы ир чын мәгънәсендә куркып, миннән качып йөрде. Шушы яңалыкны әйткәч, башта бик аптырады.
“Мин сине болай гына дип торам”, – ди. “Болай гына” дигәне нәрсәне аңлаткандыр инде ул. Мин белмим. Үзе дә аңлата алмады. Утыз яшендәге хатын-кыз ирләр белән нишләп вакыт уздырыр өчен генә аралашып яшәсен инде? Аңа да шулай дип әйттем мин. “Теләсәң-теләмәсәң дә баланы табам”, – дидем. Мине күрмәс өчен ул ир эшкә дә йөрмәде, хәтта. Мин бик гаҗәпкә калдым: яшь егетләрне куркак дип әйтәләр. Ә бу бит олы ир уртасы иде. Әллә ничә тапкыр больничный алды, озынайтты, эшкә килгән көннәрендә минем күзгә күренмәде. Мин артык борчылдым дип әйтә алмыйм. Бәлки, яратуым шуның кадәр генә булгандыр. Ә бәлки, бөтен игътибарым туасы балага киткәндер.
Декрет ялыннан соң мин кире ул эшемә чыкмадым, башкасына урнаштым. Казанда эш беткәнмени? Кызым мәктәптә укый инде хәзер. Бик әйбәт билгеләр генә ала, әллә ничә түгәрәккә йөри, шәп йөзә. Дуслар мине ара-тирә берәрсе белән таныштырып карыйлар. Әле менә беркөнне тагын берсе белән таныштым. Бик әйбәт инде, сөйләшеп утырулары җан рәхәте, уртак сүзләр дә бар. Коробкасы белән торт формасында туңдырма алып килгән.
Аны кич буе өчәүләшеп ашап утырдык. Ул ирнең миңа карап күзләре яна. Таныштырган дуслар да әйтә: син аңа бик ошагансың, диләр. Әмма никадәр генә әйбәт булмасын, мин аны үземнең янымда күрмим шул. Яратмаган кеше белән яшәп булмый бит инде, ничек яшисең. Шуңа күрә араларны үзем туктаттым. Чыннан да мине ошатып йөри икән, вакытын уздырмасын дидем. Кияүгә чыгасы бар дип, үземне мәҗбүр итә алмыйм бит инде мин.
Алия, Казаннан.
Мәгълүмат: beznen_avil
Читайте нас: