+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
23 ноябрь 2019, 18:55

Үз-үзенә кабер казытканнар

Республиканың Дәүләкән шәһәрендә янап акча алуда шик төшкән ике егет тоткарланган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 20 һәм 21 яшьлек эшсез егетләр 43 яшьлек ирнең зур суммада акчасы булырга тиешлеген белеп калган. Ике дусның берсе көрәш белән шөгыльләнә. Алар ирдән 300 мең сум акча алып торырга була, тик ул баш тарта.
Шуннан соң яшьләр зыян күрүчене эзәрлекли һәм акча таләп итә башлый. Бер көнне әшнәләр ике бала атасы булган бу ирне сагалап тора һәм, урманга алып чыгып, башына пистолетка охшаган предмет терәп, кабер казырга мәҗбүр итә. Ир кеше таләп ителгән сумманы табарга вәгъдә итә. Берничә көннән алар ирнең машинасын вата. Ир ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итә.
Полицейскийлар планы буенча, зыян күрүче шикләнелүчеләр белән чираттагы очрашуга риза була, тик бу юлы полицейскийлар күзәтүе астында. Ир әшнәләргә 10 мең сум акча тапшырганнан соң, аларны җинаять өстендә тоткарлыйлар.
Бу факт буенча «Бер төркем затлар көч кулланып янап акча алу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге статьяның санкциясе җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү белән янарга мөмкин.
Кызыл таң.
Читайте нас: