+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
24 ноябрь 2019, 13:32

Эт ялаганнан үлгән

Йорт хайваннарының да саулыгын даими тикшереп торырга кирәк

Германиянең Бремен шәһәрендә 63 яшьлек ир грипп симптомнары белән дәваханәгә китерелгән. Температурасы күтәрелү белән бергә тыны кысыла башлаган. Бу симптомнарга сепсис өстәлгән.
Бераздан аның тәне күгәреп, бөерләре, бавыры эшләми башлаган, баш миенә су җыелган.
Тикшеренүләр күрсәтүенчә, бу ир, үзенең этеннән Capnocytophaga Canimorsus бактерияләрен йоктырган.
Бу йогышлы чир этләрнең селәгәендә була икән. Эт хуҗаның битен ялаган булган, дип хәбәр итә “РИА Новости”.
Фото: Социаль челтәрдән
Читайте нас: