+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
25 ноябрь 2019, 11:43

Алты сәгатькә сузылган газап...

Стәрлетамакта ир бер хатынны алты сәгать дәвамында көчләгән...

Стәрлетамакта 36 яшьлек хатынга карата коточкыч җинаять башкарылган. Хатын сүзләре буенча, аны 6 сәгать буена бер ир көчләгән.
20 ноябрьдә хатын үзенең танышында шушы ир белән бергә булган. 39 яшьлек ир бу эштән соң хатынны талап качкан.
Полиция хезмәткәрләре ирне тоткан да инде. Ул үз гаебен таныган, урлаган әйберләрен кире кайтарган. Моңа кадәр дә ир урлашу һәм кеше үтерүдә гаепләнгән булган.
Кызыл таң.
Читайте нас: