Мин хатынны бер кызы белән алдым. Үземнең аңа кадәр өйләнгәнем юк иде. Хатын беренче иренә яшьли кияүгә чыккан булган. Нигәдер яшәп бетә алмаганнар да, аерылышканнар. Сәбәпләре булгандыр инде, мин төгәл белмим.
Безнең холыклар туры килә болай. Талашкалап та алабыз инде, төрле чак була. Әмма җыеп караганда, тормышыбыз әйбәт безнең. Уртак улыбыз да бар. Без авылда яшибез. Әни дә бездән ерак түгел генә тора. Кайсы көнне ул үзе, кайсы көнне без кереп чыгабыз аңа. Беркөнне хатын белән минем бераз ачуланышыбрак торган чак иде. Әни керүгә үк сизеп алды, нәрсә тырт-пырт кына сөйләшәсең ди. Икегез дә бертигез сез, чиләгенә күрә син – капкач, капкачына күрә ул чиләк, ди.
Холыкларыбызны шулай тигезләштерә әни. Хатынның кызы җилбәзәк булып чыкты.
Минем янга күченеп килгәндә унбиш яшь иде аңа. Тугыздан соң техникумга китте, шуннан кибеткә керде. Мин сүктем инде, басып сатып торырлык булгач, техникумда укып та йөрисең юк иде аны, дидем. Шулай дип әйткәнемне ошатмады, кешенең бер дипломы булырга тиеш инде, ди. Кыскасы, ул чакта кул селтәдем, ничек тели, шулай яшәсен дидем дә, бүтән кысылмадым. Анасы белән шалтыратышкалап торалар болай. Фатирга түләп тора ул, үзенеке юк, каян алсын саткан акчасына. Үзенеке шулай үзенә җитеп барса да, бик рәхмәт.
Ну анасы бирәдер аңа акча, мин шулайрак дип сизәм. Анысы да ярар дим инде, бирсен, баласы бит. Әмма мин күреп торам бит инде, күзе уйнаклап кына тора аның, янында җүнле-җүнсез егетләр дә күп. Бер янына килгәндә, әйтеп тә киткән идем шулай, чамалап йөр син монда, кызый, дигән идем.
Яшьләр өйрәткәнне яратамени ул сиңа. Ә хәзер хатын әйтә: кыз бала көтә икән, сезнең янга кайтып торам, ди. Ачу чыккан чак иде: кем белән яткан, шуның янына кайтып торсын, дидем. Шулай дигәнне хатын яратмады, билгеле. Елый башлады. “Килгәннән бирле яратмадың инде кызымны, үзеңнеке булмагач, кагасың. Үзеңнеке булса, бүгеннән үк алып кайтып утыртыр идең әле”, – ди. Нишләп алай булсын ди инде, үз итмәгәннән түгел бит ул. Шулай җилбәзәкләнеп йөрүе ошамый миңа аның. Сүз дә әйтергә ярамады үзенә, ә хәзер килеп терәлгәч, сезнең янга кайтып торам дип әйтә икән. Кайтыр инде, тагын кая барсын. Әйдә, авыл гайбәтчеләренә сүз булыр.