+20 °С
Облачно
Дөньяда
26 Ноября 2019, 11:07

5 билгегә... хәерчелек яный

Кемдер көннәр буе эшли, бер минут тик тормый, ләкин финанс уңышлары урап үтә. Ни өчен? Астрологлар монда йолдызнамәне гаепли.
Укчылар күпме генә акча эшли алса да, алар үзләрен хәерчегә саный. Монда эш аларның ничек итеп хәлне кабул итә белүләрендә. Алардан азрак керемнәре булган кайбер билгеләр: “Мин – баймын!” - дип күкрәк киереп йөри.
Балык билгесендә туганнар акчаларын гел вак-төяккә туздырып бара, өстәвенә, кайвакыт акча эшләү мөмкинлекләрен дә күрми кала. Аларга финанс мәсьәләләрендә гармониягә килү авыр.
Сукоярлар, гомумән, акча эшләргә омтылмый. Аларга еш кына якыннары ярдәм итә, тормыш өчен барлык кирәк-яраклары булса, шул җитә, дип уйлый алар.
Бизмәннәр иҗади фикерли һәм “Рәссамнар ач була” була дигән принцип буенча яши. Алар беркайчан да акча эшләүне максат итеп куймый. Аларның тормышта ирешкәннәре – шартларның уңай туры килүе яисә яннарындагы кешеләрнең ярдәме.
Игезәкләр ничек итеп күп акчаларны үзләштерү серләрен белә, ләкин аларны арттыру юлларын белми. Алар бик җиңел генә зур сумманы туздырып ташларга һәм бер тиенсез утырырга мөмкин.
Фото: pixabay
Кызыл таң
Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас