+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
28 ноябрь 2019, 17:56

Өй янына чыршы утыртма, башыңа бәла төшәр

Чыршы өй янында купшы һәм матур булып торса да, еш кына өлкәннәр аны ишек алдына утыртырга ярамый, дип сөйли. Моның фән, тормыш-көнкүреш күзлегеннән аңлатып була торган сәбәпләре белән беррәттән, мистик аңлатмалары да җитәрлек.
Карт чыршының тамырлары ерак урнаша, чөнки тамыр системасы шактый таралган була. Алар йорт яки башка корылманың фундаментына, шулай ук аларга караган коммуникацияләрне (канализация, телефон линияләре, интернет өчен җепселле кабель һ.б.) боза, шул ук вакытта аларга зыян китерергә яки җимерергә мөмкин. Биек агач (30-40 метрга кадәр һәм аннан да озынрак булып үсә ала) тирә-юньне кысрыклап кына калмыйча, электр чыбыкларына да тия. Бу исә кыска ялганыш һәм янгынга китерергә мөмкин.Ялгыз басып торган чыршыны еш кына яшен суга. Ылыста эфир майлары булу сәбәпле, ул бик тиз янып китә, ут күрше агачларга яки корылмаларга җиңел күчә.
Зур чыршының тамыр системасы киң, әмма бик өстә урнаша. Көчле давыл җил вакытында ул җирдән тиз чыга, шул рәвешле чыршы аварга мөмкин. Чыршының тамыр системасы туфрактан барлык туклыклы матдәләрне һәм дымны суыра, шуңа күрә башка үсемлек культуралары аның тирәсендә үсә алмый.
Ырым-шырымга килгәндә, өе янында чыршы утырткан гаиләдә бала булмаска мөмкин диләр. Ялгыз хатын-кыз яки яшь кыз яши торган йорт ихатасында чыршы бар икән, ул кияүгә чыга алмый. Чөнки чыршы ир-атларны якын да "китерми".
Яшь парлар торган йортның ишек алдында чыршы тоту катгый тыела – никахлары тиз арада таркала.
Үз кулы белән ишек алдына чыршы утырткан кеше, чыршының буе аны узып киткәч тә бакыйлыкка күчә дигән ышану бар.
Гасырлар буе телдән-телгә күчеп килгән хорафатларга ышаныргамы-юкмы, һәркемнең үз эше, әлбәттә. Тик бу серле дөньяда ниләр генә булмас...
Автор: Миләүшә Латыйпова
Фото: poembook.ru сайтыннан
Кызыл таң.
Читайте нас: