Хәлимә карчык соңгы арада гел бер төш күрә. Утыз ел элек авырудан дөнья куйган бердәнбере, Исмәгыйле, үзенә чакырып йөдәтә. “Пар ат җигеп кайттым, әни җаным, әйдә, җыен,” — дип колачын җәеп килә.И, бу гомерләр! Утызы тулгач та как сөяккә калып, тилмерепләр ятып күзләрен йомды бит улгынасы. Авылда бер егет булды. Холкы бетеп анасыныкы, кызлар кебек тыныч, ана җанлы бала иде. Үкенечкә генә туган булган ла…Озакламас Хәлимә, барыр улы янына… Ашы ашалды, яше яшәлде. Сиксәнне узды бит! Сөбханалла! Артыннан юксынып елар кешесе юк. Ил-көн алдында хур булырлык яшәлмәде. Үткәннәрен уйласа, гел шөкер итәрлек. Иншаллаһ! Аның ише ялгыз-ярым көн иткән картларны күрше авылдагы картлар йортына җыялар-җыюын… Хөкүмәт шундый хәстәрлек күрә. Анысына бик рәхмәт. Урындагы җитәкчеләр Хәлимәнең бусагасын да ике-өч тапкыр атлап керделәр. “Әлегедән дә тәрбияле булырсың, әбекәй, мич ягасың, су кертәсең дә булмас,” — дип үгетләп карадылар. Ризалыгын ала алмадылар. Үз сәгате белән, кояштан иртә торып, мич алдындагы күмер самавырына ут куеп күрше килене Зөһрә керткән каймак белән чәй эчеп көнен башламаса, күңеле булмый. Шулай өйрәнелгән. Шушы заманда да күмер самавырын өенең түрендә тотуына күрше-күләне дә гаҗәпләнеп карый. Мәгәр бу гамәленең үзенә күрә сере бар. Сернең дә ниндие диген!? Бар аның да электр самавыры да, электр чәйнеге дә. Газ, электр плитәсенә утыртып кайната торганнары да бар. Берничә ел элек, кыш көне, бер төркем яшьләр кереп кавырсын чәйнек тә калдырып киттеләр. Пенсия акчасын алган көннәр иде. Кирәктән түгел, шундый салкында өй рәтеннән өшеп-туңып йөреп әйбер сатучы яшьләрне кызганудан алып калды анысын. Алуын алды да, анда кайнаган су тамагына чәй булып бармады. Кавырсын тәме суга чыгып кына калмады, күзләрне ачыттыра торган исе бөтен өйгә таралды… Хәзер исә, Ихсаны үз куллары белән юнәткән, чоланга урнаштырылган шкаф шүрлегендә балкып утыра ул чәйнек-самавырлар.Электр көче белән кайнатылган чәйнең тәмен тапмый Хәлимә. Аш-суга чакырсалар да, чәйләрен ваксынмыйм дип кенә уртлап утыра. Аннан инде, кайтып керү белән үзен “сагынып” көткән самавырына “җан” өрә. Бер касә чәйдән хәлләр кереп, күзләр ачылып китә.Чәй тәмен дә аера әбиебез. Элгәре, магазин киштәләрендә такта чәй өелеп ятканда гел шуны алды. Зиһенне ача, йөрәккә ял бирә иде. Товар дефициты дигәннәре бәндәнең теңкәсенә тигән елларда авылдашлары сатучы ханым белән күз кысышып, астан һинд чәен өләшкәндә дә Хәлимә өчен ал, яшел тышлы такта чәйләр алыштыргысыз сыйга тиң иде. Соңгы елларда никтер бөтенләй күренми башлады ул. Әллә яхшы сыйфатлы икәнен белеп зур-зур түрәләр өчен генә чыгаралар, шуңа төпкел авылларга килеп җитми башлады дегет кебек булып чыккан такта чәйләр?! Тышкы бизәлешләре маңгай күзеңне генә кызыктырып калмый, озаграк карап торсаң, күңел күзен чынлап торып ымсындырган, матурлап эшләнгән каплардагы чәйләр арасыннан такта чәй тәменә якынын озак сайлады Хәлимә. Кайберләрен бөтенләй эчә алмады, кайберсе йөрәген какты. Бер төрлесе, борчак итеп эшләнгәне, кан басымын кинәт күтәреп якты дөньядан аера язды. Алланың рәхмәте, гомере бетмәүгә бер сәбәп, сөт керткәндә күршесе Зөһрә, авыл фельдшеры, күреп калып, беренче ярдәм күрсәтеп, әҗәл тырнагыннан алып калды. Шул хәлдән соң күршесе киңәшен тотып яшел һәм бөртекле чәйләр генә куллана башлады. Менә әле дә тәбәшәк өенең түрендәге сәкегә утырып, шул вакыйгаларны искә төшереп, гомер иткән куышының яктылыгына күңеленнән сөенеп, беравык уйланып утырды. Карт көнемдә якын кешем юк дип, дөньясын калдырып ни хәл хөкүмәт карамагына бәйләсен ул язмышын? Үзен йөртә алганда көнен үзе күрер әле. Аркасы бөкрәеп, гәүдәсе кечерәеп калган Хәлимә, яратып кигән зәңгәр халатының төймәләрен эләктереп, ак яулыгын алып ябынды, чыгып тәһарәт алды, иртәнге намазын укыды да, абзардагы дүрт тавыгы белән бер әтәчен чыгарып йортка бодай сипте. Аннары юынып самавырын чыжлатты. Иртәнге табынын корып чәйләп алырга булды. Самавыр өлгерүгә кичке “уен”га чыгып гаип булган Сарыбай да мыраулап кайтып керде.—Ә-ә, ачыктыңмы, Сарыбай? Начар гадәтлегә әйләндең әле. Олыгайган көнемдә бер иптәш кебек карап торам иде үзеңә… Кич җитсә, чыгып югаласың!.. — хуҗабикә, аягына килеп сарылган дүрт аяклы дустын яратып кына шелтәләп алды. Аннары икмәк сыныгына сары май ягып, мич астына түшәлгән кәгазь өстенә салды. Сарыбае, “башкача алай итмәм, гафу ит”, дигән сыман, хуҗасының күзенә тутырып карады да, мөһим эше исенә төшкәндәй, ялт кузгалып, мич астына ашыкты.Өстәл белән мич алдында утырган самавыр арасында әле тегесен, әле монысын хәстәрләп иртәнге чәйгә утырганчы, берәү тышкы ишекне какты. Зөһрә икән. —Хәерле иртә, Хәлимә әби! Тыныч йокладыңмы? Менә яңа каймак керттем, чыгып кына алчы. —Имин, балам. Әйдүк, үт. —Үтеп тормам, әби. Ирек улымны савыктыру лагерена озатасым бар. Бүгеннән яллары башлана. Сабыйларга прививка ясый торан көнем. Кич белән керермен, Хәлимә әби. Чәең тәмле булсын! —Рәхмәт, кызым, рәхмәт.Кереп тормады. Эш кешесе шул. Бигрәк тынгысыз җан. Күптән уйлап йөри Хәлимә, бер җаен туры китереп, үлемтеккә дип әзерләгән хәерләрен, кәфенлеген, башка кирәк-яракларын әйтеп, күрсәтеп калдырасы бар шушы балага. Соңгы төшләренә караганда, озакламас ул көн… Уйлана-уйлана Хәлимә сыек каймакны бер савытка салды да, калган өлешен башка вакыттагыча, банкысы белән базга төшереп тормады, сәке астындагы тартмага гына утыртты. Әллә нишләп кинәт хәле мөшкелләнеп китүен тойды, базыңда җан биреп ятырсың, Алла үзе сакласын!Гомер үтте. Үткәннәрен барлап, бүгенге яшьләрнең кемузардан тырышып дөнья көәтүләренә читтән ак көнләшү белән карап яши ул хәзер. Әле дә өстәле тирәсендә кайнаган арада, авыл кешесе таңдагы мәшәкатьләрен башкарды, урамны гөрләтеп авыл көтүе кузгалды, аның артыннан күрше-күлән бозау малларын болынга куды. Ул арада кояш та күтәрелде. Аргы урам килене Мәблия, бүген дә йоклап калган, сыер малларын аркылы атлап авыл очына куалап илтте. Аның артыннан басу каравылчысы Имаметдин, ташка басылган тәртиптә, колынын иярткән Алмачуарына атланып, чыбыркысын селти-селти килде дә, Хәлимә яшәгән өй турысына җиткәч, каршы якта үскән йөзъяшәр тирәк төбендә “Прима” сигаретын кабызып, юлын дәвам итте. Урам башындагы йортта яшәүче Гафурның олы килене Мәүлидә, башындагы яулыгын салып, кулында болгый-болгый бер басасын биш басып, җәйләүдән иртәнге савымнан кайтты. Нуриянең уртанчы улы Рамазан, авылда гына түгел, тирә-якта дан тоткан балта остасы, эш коралларын мотоциклы бишегенә төяп, авыл очындагы ферма ремонтына юл алды. Тәрәзәсеннән урамдагы җанлылыкны күзәтә-күзәтә тәмләп чәй эчкән Хәлимә, соңгы касәдәге соңгы йотымын кабып, амин тотканда, өй каршындагы озын тыкырыктан көянтә-чиләген асып елга буена суга төшүче Сылу күренде. Хәлимәнең Ихсанына ике туган тиешле Фәтхирахман картның оныгы ул. Бик ипле бала… Аллаһ гомерен, бәхетен бирсен! Соңгы буын яшьләрнең ярымшәрә рәвештә йөрүләрен һич килештерми Хәлимә. Киемнәре кием түгел, ачык йә ерык. Шундый әселем-сәлем чүпрәкне кием итеп чыгаруларын әйтсәң дә инде?! Тәүдәрәк, шәһәрдән кайтканнары гына килбәтсез кыланып йөри торган иде, хәзер авылныкылар да шул гадәтне куа. Кыз балалары да кыска ыштан кия, кендекләре күренеп торган күкрәкчә эләктереп йөри. Хәрхәлдә, аларны Хәлимә шулай атый. Килешә алмый ул мондый күренеш белән. Әллә картайганга шулай, әллә нәрсә… Ә менә Сылу алай йөреми. Куе калын чәчләрен ике толымга аерып үрә, җыйнак. Кигән күлмәге дә бик килешле. Ап-ак битенә сибелгән сипкелләре, елмайганда бит очларында барлыкка килгән чокырлары үзен тагын да сөйкемле итә. Аяк атлап йөрешенә кадәр ярата Хәлимә. Сыный караганда кайчак, үз чордашлары янына кайдандыр, үткәннәрдән килеп кергән сихри зат сыман тоела ул карчыкка. Әмма бу тышкы чагыштырудан чыгып күз салганда гына шулай. Дус-ишләре белән аралашып яши үзе. Яшьтәшләре чит типми кызны. Гөрләшеп, көлешеп тау башындагы каенлыкка җиләккә менеп төшәләр. Кич җитсә, әти-әниләренә йорт малларын җыюда ярдәмләшәләр. *** Бар иде бит Хәлимәнең дә Сылу кебек чаклары. Тормыш авыр дип тормадылар, батырып эшли дә, гөрләтеп күңел ача да белделәр. Кул арасына керер-кермәстән җәйләрен әниләре рәтеннән утауга йөрү, печән җыю, көзен урак уру, көлтә сугу, көлтә кертү, ындыр табагында иген җилгәрү, орлык кертү — бер эш тә куркытмады 20нче ел егет һәм кызларын!Авылда яшьләр дә күп иде. Ике өлештән торган авыл яшьләре “Түбәтәй” тау башына җыелса, үзе бер сабантуй төсе алыр иде. Ә гармунчы егетләре?!. Гаффан, Әдеһәм, Ризван, Талип… Дүртесе дүрт яктан кыз-кыркынны җырлатып урам, тыкырыклар буйлап төшәләр иде дә, тауда “йөзек салыш”, ”такмак әйтеш”, “биш почмак” ише уеннарны башлап җибәрәләр иде. Танышулар, табышу-кавышулар китергән төннәр…Уналты яшендә Хәлимәне башлап Ризван озатты. Озатты дип, урам аша ике өй үтеп кенә яшәгән күршеләр иде. Таң алдыннан җырлап кайтканда, башкалар берәм-берәм өйләренә таралышып бетүгә, гадәттә Ризван белән Хәлимә — икесе калалар. Егет, кыюлыгын җыеп, кызны капка алдына кадәр китереп куя да:—Иртәгә дә чык, яме! — дип борылып китә. Шул гына…И, ул чаклар! Җиз чиләкләрне көлләп юып көянтәләп суга барулар дисеңме?! Дәвере башка идеме, кыз-кыркын чәй суына күмәкләшеп йөрүне гадәткә керткән иде. Сания, Мәдинә, Фәния, Әминә, Рәҗимә, Ваһибә, толымнарына бизәкле тасмалар тагып, суга киләләр дә, кичке уенда кайсына нинди егет күз кыскан, кем кемгә игътибар иткән, хисләрен белдергән — шул хакта гапләшәләр. Олылар әйтүе буенча белә кызлар, кыз чакта суга карап теләгән теләк кабул була, имеш… Шуны истә тотып, сылулар тезелешеп суга карап чиләкләрен тутыралар.—Аллаһ миңа бай ир бирсен, — ди Ваһибә.—Минеке матур булсын! — ди Әминә.—Миңа язганы эчмәсен!—Мине генә яратсын!—Миңа насыйп яр тәмәке тартмасын!—Холкы холык булсын!Шаярырга, уйнап сөйләшергә яраткан Хәлимә, читтән генә күзәтә дә:—Эчмәгәч тә, тартмагач та, холкын да күрсәтмәгәч, ир буламыни ул?! Минеке эчсен дә, тартсын да, холкын да күрсәтсен! — дип теләде, чиләкләрен тутырып су алган саен…Сынап әйтелгән олылар сүзе рас килде — һәр кызга Аллаһ сораганын бирде. Күктә ай, йолдызлар балкыган серле кичләрдә “Түбәтәй” тау башына сирәк чыккан, анда да уенда катнашмаган, ниндидер астыртынлык белән башкаларны читтән генә күзәтеп йөргән, сул як аягына чатан Ихсан чуала башлады Хәлимә тирәсендә. Усал чырайлы, үзсүзле егет үзенә буйсындырды кызны. Ярату да түгел иде бу… Ниндидер эчке курку якынайтты Хәлимәне Ихсанга.Кызга 16 яшь тулган елда ил өстенә афәт килде — сугыш башланды. Бер-бер артлы ир-атлар, егетләр фронтка алынды. Тумыштан гарип Ихсанны мондый чакырулар читләп узды. Авылда бригадир вазифасын башкарды. Халыкның, бигрәк тә хатын-кызның теңкәсенә аз тимәде. 1942 елның салкын кышында Хәлимәне урлап алып кайтты. Икенче көнне Синнәтулла картны чакырып никах укыттылар да, бергә яшәп киттеләр. Яшәү дип әйтерлек булдымы соң ул еллар? Гомерендә өйгә айнык хәлдә кайтмады Ихсан. Эштән кайтуына табынга әзер аш куелганда да гаеп тапты, юган-җыйганны, йорт эшләрен санга сукмады. Боларына түзәр дә идең, ажгырып дәшүләренә, тешләреңне кысып, аның җаена торганда да син кеше түгел, көрәк кебек кулларын йодрыклап өстеңә килә. Шуның холыксызлыгыннан куркып салкын кыш айларында сабыен кулына эләккән алам-салам киемгә төреп алып чыгып китеп, күршеләрдә кунулар… Гадәтсез ир китергән михнәтләр Исмәгыйленең сәламәтлеген дә какшатты. Бәләкәйдән бөер чирле булды. Утыз яшенә дә сызланулар белән генә җитә алды. Гаиләсенә дә игелек күрсәтмәде, үзе дә рәхәт күрми, 46нчы яшендә гүр иясе булды Ихсан. Әҗәленә дә әлеге шул эчкелек сәбәп булды. Илле яшенә җиткәндә ирсез дә, баласыз да калды Хәлимә. Алтмыш ике яшенә кадәр фермада бозаулар карады, эше — бар юанычы булды. И, бу гомерләр!..
… Төштән соң тузанны басып тыныч кына җылы яңгыр сибәләп үтте. Һава тагын да сафланып калды. Хәлимә дә, тәненә, җанына ниндидер, әлегәчә сизелмәгән көч өстәлүен тойды. Кичкә кадәр чәйгә кибеттән берәр төрле тәм-том аласы булыр, дип уйлады карчык һәм озын-озакка сузмый авыларага чыгып керергә булды. Кеше арасына чыкканда гына кияргә тоткан кара җирлеккә кызыл розалар төшкән матур күлмәген киде, башына алмалы француз яулыгын алып бәйләде. Булды… Хәзер йөреп кайтырга да була….Кибеттә сайланып тормады, бер килограмм солы печеньесе, бер килограмм шоколад кәнфит үлчәтеп алды да, сатучы кыз Тәнзиләгә рәхмәт әйтеп кайтырга ашыкты. Җәй уртасы шул, һәр кешенең мәшәкате башыннан ашкан мәл, урамда кеше заты юк. Хәлимә, җилт-җилт басып атлады. Тыкырык башында көянтә-чиләкләп чишмә суыннан кайтып килүче Сылуны очрады.—Сау гынамы, Хәлимә әби? — йөзе җирдәге кояш сыман балкыган чибәркәй әбигә сәлам бирде.—Имин әле балам. Рәхмәт! Судан кайтып килешеңме?—Әйе, әби. Бу суымны сезгә кертәм. Әни бүген сезне төшендә күргән. “Әбиеңнең эчәр суы беткән, көндез үз вакытың белән су кертеп бир, дога кылсын”, диде, эшкә китешли.—Ай, рәхмәт, кызым! Игелек күр! Әйдә, өйгә керик. Сөйләр сүзем, тапшырыр әйберем бар, балам.Әби дога кылгач, чишмә суыннан самавыр куйдылар. Ул кайнаганчы Хәлимә карчык язмышына хәлиткеч йогынты ясаган вакыйганы түкми-чәчми сөйләде дә:—Исеңдә тот, кызым, минем ялгышым, минем язмышым сабак булсын үзеңә. Кыз чакта су алганда теләгән теләк кабул була. Хак, бик сынап әйтелгән сүзләр бу, балам. Чишмәгә юлың төшкән саен әйткәннәремә колак сал! ..— дип тәмамлады киңәшен….Чәй табыныннан кузгалгач, ашыкмый гына сандыгын ачты һәм, сак кына кагылып, аның төбеннән ике чулпы чыгарды:—Төсем булыр, Сылу, көмеш чулпылар бу. Иң якын күргән балам син. Истәлегем итеп сакла! —Рәхмәт, әби!Бераз тын утырганнан соң, карчык җайлап кына, дәвам итте: —Тормыш шулай корылган инде ул, балам. Килү бар җирдә китү бар. Көнем җитте. Сәгатемне көтәм. Әниеңнең төшенә дә бик тирәннән кергәнмен, бүгеннән дә калмам. Кояш баеганчы әтиең белән әниең кереп чыгарлар әле. Әйтергә онытма, берүк.—… —Игелек күр, бәхетле бул, кызым…
Нияз белән Гөлфая, кызлары җиткергән хәбәрне ишетү белән, кояш баеганчы Хәлимә карчык яшәгән йортка ашыктылар. Алар килеп кергәндә хәлсезләнеп, түр баштагы сәкегә, ап-ак урын өстенә ауган Хәлимә янында күршесе Зөһрә бөтерелә иде.—Болары — сөягемә кергән кешеләргә, анавылары — кабер авызы ачканнарга… — Зөһрә, әби әйткәннәрне тәртипләп өеп, билгеле урынга язып урнаштыра. —Килдегезме? И, рәхмәт, балалар… — Хәлимә, төпкә баткан күзләрен тутырып иреннәрен чак-чак кыймылдатып, Нияз белән Гөлфаяга эндәште. —Әйе, әби, килдек, әллә чирләп киттеңме? —“Атларым җигүле”, балам. Бәхил булыгыз. Сарыбаемны, зинһар, үз тәрбиягезгә алырсыз, тавыкларым, Зөһрә килен, сиңа калыр… Соңгы сүзләрен әйтеп тә бетте, башын сул якка салып, әби, бер тартылып куйды да, җанын тапшырды… Өйдәгеләр һушларына килә алмый аптырашып калдылар. Ул арада урам уртасына җиңел машина килеп туктады. Руль артында утырган ир, йөгерә-атлый тәүдә Зөһрәләргә кереп чыкты, аннары Хәлимә карчык йортының ишеген какты. Күрше авылдагы мәктәп директоры Әхсән икән. —Зөһрә, туган, зинһар, ярдәм ит. Әминә кисүли башлагач, дәваханәгә юлланган идек, суы китте, өлгерәлмибез……Әхсән, ак халатлы күрсәтмәсе буенча сөеклесен фельдшер яшәгән өйгә кертеп салуга, Зөһрә юынып өстенә ак халатын гына киеп өлгерде, яңа кеше якты дөньяга:”Бу мин, исән-имин, дигән сыман “ңа-а-а”, — дип яңгыравык аваз салды.Санаулы минутлар эчендә берәү фани дөнья белән хушлашты, күз ачып йомганчы, икенчесе җиргә килде. Яшәр өчен, кеше булыр өчен!.