+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
2 август 2021, 10:12

Августның беренче атнасында бертөрле һава сакланса, кыш озын һәм карлы була

Җәйнең соңгы ае – август башланып китте. Сынамышларга күз салып, алдагы көннәрнең, айларның  ничек киләсен чамаларга мөмкин.

* Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.
* Томан озак таралмый торса — аяз көнгә.
* Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.
* Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.
* Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.
* Августта каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.
* Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер.

Ачык чыганаклардан.

Августның беренче атнасында бертөрле һава сакланса, кыш озын һәм карлы була
Августның беренче атнасында бертөрле һава сакланса, кыш озын һәм карлы була
Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас: