+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Дөньяда
10 август 2021, 09:50

Путин хакларны тотрыклыландыру өчен чит илләрдән продукция кертүне арттырырга кушты

Русия президенты Владимир Путин хакларны тотрыклыландыру өчен хөкүмәткә БДБ илләреннән авыл хуҗалыгы продукциясен кертүне арттырырга кушты.

Алексей Куденко  РИА Новости Путин хакларны тотрыклыландыру өчен чит илләрдән продукция кертүне арттырырга кушты
Путин хакларны тотрыклыландыру өчен чит илләрдән продукция кертүне арттырырга куштыФото:Алексей Куденко / РИА Новости

Русия президенты Владимир Путин хакларны тотрыклыландыру өчен хөкүмәткә БДБ илләреннән авыл хуҗалыгы продукциясен кертүне арттырырга кушты.

          Федераль монополиягә каршы хезмәт сәүдә челтәрләре аша сатылучы продуктларга хакларны күзәтүне тәэмин итәргә тиеш. Йөкләмәдә шулай ук базарлар, ярминкәләр, башка сәүдә мәйданчыклары санын арттырырга кушылган, алар халык өчен мөмкин кадәр уңайлы булырга тиеш. Моннан тыш, президент үз җитештерүчеләребезнең продукциясен сату мөмкинлекләрен дә киңәйтергә кушты.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Автор:Алия Вахитова
Читайте нас: