+24 °С
Болытлы
Кремльдә «Газпром» Русия президенты Владимир Путинның Европага газ ташуны арттыру турындагы үтенечен үтәмәгән, дип санамыйлар. Бу турыда дәүләт башлыгының мәгълүмат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Кремльнең вәкиле сорауны компаниягә бирергә кушты. «Әлбәттә, президентның йөкләмәсе булды, холдинг башлыгының сүзләрен ишеткән идегез. Ә инде көн саен алып барылучы менеджментка килгәндә, аларның үзләренә, «Газпромга» мөрәҗәгать итәргә кирәк», - диде Песков.
Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/