-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
21 декабрь 2021, 11:31

Русия Ачык һава буенча килешүдән рәсми рәвештә чыкты

Русия шимбә, 18 декабрьдә, килешү буенча бурычларын үтәүне туктатып, Ачык һава буенча килешүдән рәсми рәвештә чыкты.

Русия Ачык һава буенча килешүдән рәсми рәвештә чыкты
Русия Ачык һава буенча килешүдән рәсми рәвештә чыкты

Русия шимбә, 18 декабрьдә, килешү буенча бурычларын үтәүне туктатып, Ачык һава буенча килешүдән рәсми рәвештә чыкты. Тиешле белдерү белән моңа кадәр Русия Федерациясенең Тышкы эшләр министрлыгы чыгыш ясаган иде.

          Элегрәк Мәскәү Ачык һава буенча килешү әгъзаларына бу берлектә әгъзалык итүне дәвам итү вариантын карарга мөмкинлек бирүче шартларны куйган иде. Аерып алганда, Русия территориясе өстендә күзәтү очышлары нәтиҗәләре буенча алынган мәгълүматның өченче дәүләтләргә тапшырылмавын, Русия-Белоруссия миссияләре өчен Европада АКШ хәрби объектлары артыннан каршылыксыз күзәтүне гарантияләүне сораган иде. Әмма Мәскәүнең таләпләренә җавап булмады.

          Русия президенты Владимир Путин илнең Ачык һава буенча килешүдән чыгуына 7 июньдә кул куйган иде. Закон 2020 елның ноябрендә АКШның бу килешүдән чыгуына җавап булды.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Фото: Konstantin Kokoshkin / Global Look Press

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: