+9 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Дөньяда
23 декабрь 2021, 09:09

Путин Германиянең яңа канцлеры белән телефон аша сөйләште

Русия президенты Владимир Путин телефон аша Германиянең яңа канцлеры Олаф Шольц белән сөйләште. Бу турыда Кремльнең сайтында хәбәр ителә.

          Әңгәмә барышында Путин ФРГ канцлерына Русия ягының хәвефсезлек гарантияләре буенча НАТОның көнчыгышка арытабан узуын һәм Русия белән чиктәш илләрдә корал системаларын урнаштыруын искәртүче тәкъдимнәре турында сөйләде. Шулай ук дәүләт башлыгы АКШ белән Русиянең һәм НАТО әгъзалары булган илләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары турындагы килешү проектлары турында да хәтергә төшерде.

          «Русия ягы куйган барлык сораулар буенча да җитди сөйләшүләр оештырылыр, дигән ышаныч бар», - диелә хәбәрдә.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Фото: Алексей Никольский / РИА Новости

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: