+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
11 февраль 2022, 11:39

Путин АКШдан һәм НАТОдан хәвефсезлек гарантияләрен таләп итү кирәклеге турында белдерде

АКШдан һәм аларның НАТОдагы союздашларыннан Русия хәвефсезлегенең юридик ныгытылган гарантияләрен таләп итәргә кирәк. Бу турыда Русия президенты Владимир Путин белдерде.

Путин АКШдан һәм НАТОдан хәвефсезлек гарантияләрен таләп итү кирәклеге турында белдерде
Путин АКШдан һәм НАТОдан хәвефсезлек гарантияләрен таләп итү кирәклеге турында белдерде

АКШдан һәм аларның НАТОдагы союздашларыннан Русия хәвефсезлегенең юридик ныгытылган гарантияләрен таләп итәргә кирәк. Бу турыда Русия президенты Владимир Путин белдерде, дип хәбәр итә Кремльнең мәгълүмат хезмәте.

         Дәүләт башлыгы дөньяда хәл катлаулы була баруын билгели. Мондый хәл стратегик тотрыклылыкны тәэмин итү буенча өстәмә тырышлыкларны, шулай ук барлыкка килүче хәвефләргә каршы торуны таләп итә, дип саный Путин.

         Аның сүзләренә караганда, «гадел һәм тотрыклы дөнья тәртибен» булдыру буенча эш мөһим булып кала.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Фото: пресс-служба Администрации президента РФ

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: