-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
22 февраль 2022, 11:22

Путин ДНР һәм ЛНРны тану турындагы указларга кул куйды

Русия президенты Владимир Путин дүшәмбе, 21 февральдә, Донецк һәм Луганск халык республикаларын (ДНР һәм ЛНР) тану турындагы указларга кул куйды. Бу турыда ул гражданнарга «Россия 24» каналы эфирындагы мөрәҗәгате барышында белдерде.

         Мондый карарны дәүләт башлыгы Хәвефсезлек советының чираттан тыш утырышыннан соң кабул итте.

         «Инде күптән Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасының бәйсезлеген һәм суверенитетын танырга кирәк, дип саныйм. Русия Федерациясенең Федераль җыелышын бу карарны хупларга, соңыннан ике республика белән дә дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешүләрне ратификацияләргә чакырам», - диде президент.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Владимир Путин. Фото: Алексей Никольский / РИА Новости

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: