+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
2 март 2022, 14:43

Песков Путинның стратегик көчләрнең махсус дежур тору режимы турындагы приказын бәяләде

Русия президенты Владимир Путинның Русия көчләрен дежур торуның махсус режимына күчерү турындагы приказы ике төрле мәгънәгә ия түгел. Кабул ителгән карарны дәүләт башлыгының мәгълүмат секретаре Дмитрий Песков шулай бәяли, дип хәбәр итә ТАСС.

«Анда ике төрле мәгънә юк. Анда анык итеп стратегик көчләргә хәрби дежур торуның махсус режимына күчәргә диелгән», - дип аңлата Кремльнең рәсми вәкиле. Аның сүзләренә караганда, бу очракта сүз югары башкомандующийның анык командасы турында бара.

Моңа кадәр Путин Көнбатыштагы агрессив хәбәрләргә җавап итеп Оборона министрлыгына Русия көчләрен дежур торуның махсус режимына күчерергә приказ бирде.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: