-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
15 март 2022, 09:25

Кремльдә Путин белән Зеленскийның очрашу шартларын атадылар

Русия президентының мәгълүмат секретаре Дмитрий Песков Владимир Путинның һәм Владимир Зеленскийның мөмкин булган очрашуы шартларын атады. Аның сүзләрен «Интерфакс» китерә.

Русия президентының мәгълүмат секретаре Дмитрий Песков Владимир Путинның һәм Владимир Зеленскийның мөмкин булган очрашуы шартларын атады. Аның сүзләрен «Интерфакс» китерә.

         Песков Кремльдә Путинның Зеленский белән очрашу мөмкинлеге булуын берничә тапкыр кабатлауларын хәтергә төшерде. «Әмма безгә бу осчрашуның нәтиҗәсенең нәрсә булачагын, анда ниләр буенча фикер алышыначагын аңларга кирәк», - ди ул.

         13 мартта Владимир Путин Төркиядәге коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефон аша сөйләшкәндә Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашуга каршы түгеллеген белдергән иде.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: