+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда
22 июнь 2021, 08:50

Уфада Бөтенрусия олимпия көне узды

Уфада ХХХII Бөтенрусия олимпия көне  программасы төрле юнәлешләрне үз эченә алды.  Чара Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Спорт – тормыш нормасы» федераль  проекты кысаларында үткәрелә.  

Уфада Бөтенрусия олимпия көне  программасы төрле юнәлешләрне үз эченә алды.  Чара Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Спорт – тормыш нормасы» федераль  проекты кысаларында үтә.  Иң зур спорт чаралары БР Уфа шәһәренең   Рима Баталова  исемендәге Спорт әзерлеге үзәге базасында  оештырылды. Монда дөнья күләмендә танылу яулаган спортчылар катнашты. Почетлы кунаклар арасында шорт-трек буенча олимпия чемпионы Семен Елистратов,  шашка буенча  җиде тапкып  дөнья  чемпионы Тамара Тансыккужина,  фехтование буенча  ике тапкыр дөнья  чемпионы Аделина Заһидуллина һәм башка бик күпләр. Һавада  Спорт үзәге өстендә авиашоу  булды. Спорт чарасында теләге булган һәркем катнаша алды. Катнашучылар җиңел атлетикада, тенниста, аркан тартышуда, каратэ, шашка, өстәл теннисы, армрестлингта көчләрен сынап карый алдылар. Монда шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер»  Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын да тапшырырга мөмкин иде.

Фото һәм мәгълүмат чыганагы: «Молодежная газета».

Уфада Бөтенрусия олимпия  көне узды
Уфада Бөтенрусия олимпия көне узды
Читайте нас: