+17 °С
Болытлы
Русия Президенты Владимир Путин телефон аша Бразилия Президенты Жаир Болсонаро белән глобаль азык-төлек куркынычсызлыгы проблемалары турында сөйләшкән. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Русия Президенты дөнья базарында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм ашламалар базарындагы катлаулы вәзгыятьнең килеп чыгу сәбәпләренә җентекле бәя бирде", - диләр Кремльдә.
Русия лидеры Көнбатыш санкцияләре нәтиҗәсендә авырлашкан ашламалар һәм азык-төлек белән ирекле сәүдә итүне яхшырту кирәклегенә игътибар иткән.
Яңалык һәм чыганагы: https://lenta.ru/news/2022/06/27/bolsonaru_putin/
Фото: Antonio Molina / Globallookpress.com